«Ү» авазы. «ү» авазын дөрес әйтергә өйрәнү. Хамидуллина Ә.М. укый.
Күпер башында күп күркә,
Күп күркәгә кирәк күп көрпә.
«Ә» авазы. «Ә» авазын дөрес әйтергә өйрәнү. Укый Хәмидуллина Ә.М.
Әрәмәдәге әрем әче.
«Җ» авазы. «җ» авазын дөрес әйтергә өйрәнү. Укый Хәмидуллина Ә.М.
Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә Җизни кызы Җәүһәрия Җиләк җыя чиләгенә.
«Ч» авазы. Татар телендә дөрес итеп «ч» авазын әйтергә өйрәнү. Укый Хәмидуллина Ә.М.
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.
«С» авазы. Татар телендә дөрес итеп «с» авазын әйтергә өйрәнү. Укый Хәмидуллина Ә.М.
Тел шомарткыч.
Саран Сара
Саный-саный
Сарыгына
Салам сала
Саран гына.
Сарыгына
Саламны да
Санап сала.
