Мин, Хамидуллина Әкълимә Мирхәтип кызы, тумышым белән матур, данлыклы, җырга – моңга, танылган шәхесләргә бай Баулы ягыннан. Туган авылым Шалты. Шушы авылда эшчеләр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. 11еллык урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы дәүләт пед. институтының филология факултетына укырга кердем. Беренче эш тәҗрибәм Баулы шәһәренең 5 нче санлы мәктәбендә татар төркемнәрендә татар теле укыту белән башланып китте. Башкортостан җөмһүриятендә яши башлагачта, эш урыным мәктәп булды.
Үз фәнемне бик яратам. Балаларда да татар теле һәм әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбиялим. Укучы синең фәнеңне яратсын өчен, дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә кирәк. Шуның өчен мин гел эзләнүдә.
Минем шәхси темам: коммуникатив технологияләр кулланып, укучыларның сөйләм телен үстерү. Әлеге тема буенча төрле әдәбиятлар укыйм, семинарларга, төрле очрашуларга йөреп тәҗрибә туплыйм һәм үземнең эш барышында алган, туплаган тәҗрибәмне укучыларга бирергә тырышам. Үземнең шәхси темам буенча методсоветта, район күләмендә уздырылган чараларда чыгышлар ясадым, укучылар белән ачык дәресләр һәм класстан тыш эшләр үткәрдем.
Укытучы бөтен яктан да камил булырга, һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш. Укытучы укучыларга үрнәк булып торырга тиеш.
Мин үземә бәя бирә алмыйм…
Әйбәттер мин, бәлки — ямандыр.
Әйбәт дигәнем дә чын түгелдер,
Яман дигәнем дә ялгандыр.
Теләгәнчә уйласыннар, әйдә,
Кешеләрнең уен бүлә алмыйм.
hәркемгә дә әйбәт булып булмас,
Шуны гына ләкин беләм мин.
Әйбәтлектән бик еш тыела алмыйм,
Начарлыктан бик еш тыелам
Начарларга начар күренәм мин,
Әйбәтләргә әйбәт тоелам…
(Роберт Миңнуллин)
